«200 минут уку: Сталинградка багышлана» Бөтенроссия акциясе

2 февраль көнне 5 нче санлы китапханә Сталинград сугышында (1942 елның 17 июле-1943 елның 2 феврале) совет гаскәрләренең фашистларны тар-мар итүенә 79 ел булуга багышланган «200 минут уку: Сталинградка багышлана» V Бөтенроссия акциясендә катнаша
Бүген китапханә укучылары онлайн-форматта социаль челтәрләрдә Сергей Алексеевның Сталинград сугышы турында әдәби әсәрләрен кычкырып укый. Бу хакта тулырак ВКонтактедагы төркемебездә сылтама буенча кереп укый аласыз. 

 

Поделиться: